Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында абитуриентлар белән очрашу булды

2012 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе өчен А.Н.Туполев исемендәге КФТТУ да  (КАИ) белгечләр әзерләүгә багышланган киңәшмә узды. Очрашуда 45 тән артык абитуриент һәм аларның ата-аналары, “Татарстан почтасы” , “Таттелеком”, “ICL-КПО ВС”  компанияләре белгечләре , КАИ вәкилләре булды.

Абитуриентларны бигрәк  укырга керү шартлары, белгечлек буенча эшкә урнашу кебек сораулар кызыксындырды.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының кадрлар вәзгыяте  хезмәткәрләрнең профессиональ  үсешен, хезмәт эшчәнлеге буе туктаусыз укытуны оештырудан гыйбәрәт.

Бүгенгә ИТ-белгечләр җитешми, һәм бу республикада яңа мәгълүмати технологияләрне тагын да киңрәк җәелдерүгә тоткарлык ясый.

Яңа төзеләчәк Иннополис шәһәрчегендә эшләү өчен 2015 елга 20 мең югары дәрәҗәдәге ИТ-белгечләр кирәк булачак.

Бу максатка ирешү өчен 2007 елда “Татарстан Республикасының инфокоммуникацияләр һәм элемтә” мәгариф кластеры ясалган иде. Хәзер кластер структурасында 17 меңнән артык кеше эшләүче 10 база предприятиесе    һәм 4 уку йорты  (аларның әйдәп баручысы – КАИ)  бар.

Исегезгә төшерәбез, мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә республикада 20 меңнән артык кеше эшли, аларның уртача яше – 39. Югары белемле белгечләр бу өлкәдә якынча 50 процент тәкил итә.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә КАИ 7 ел буена максатчан контракт буенча  белгечләр әзерли. Гади студентлар белән чагыштырганда, максатчан әзерләнүче студентларның  өлгереше калышмый, хәтта узып та китә.

 Быел  университетны максатчан контракт нигезендә укучы 21 студент вузны тәмамлый.Аларның күбесе хәзер үк эшли. “Таттелеком”, “Татарстан почтасы” компанияләре уку йортын тәмамлаучыларга эш урыннары әзерләп куйганнар да инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International