Бүген ИТ-паркта Калининград өлкәсенең сәнәгый вәзгыять,эшмәкәрлек һәм сәүдә үсеше министры Дмитрий Чемакин җитәкчелегендәге делегация булып китте. Кунакларны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина каршы алды.
Кунакларга инфоматлар, технопарк инфраструктурасы хакында сөйләнде. Бизнес-инкубаторда делегация дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү проектлары, ведомствоара электрон документ әйләнеше системасы һәм “Автодория” компаниясенең видеотеркәү системасы белән танышты.
«Татарстан шактый алга киткән – сезнең порталыгызда ике тапкыр артык хезмәт күрсәтелә, алар өчен түләп була, инфомат һәм татарстанлыларның ноу-хаулары турында әйтәсе дә юк. Безгә сезнең тәҗрибәгезне өйрәнеп, практикага кертү бик мөһим”, - диде Дмитрий Чемакин.
Презентация барышында Дмитрий Чемакин Калининград өлкәсендә бу ел башында электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү федераль системасының региональ өлешен кертү тәмамланды, дип әйтеп узды. Эксперимент буенча, Калининград өлкәсендә яшәүчеләр хәзер 50 хезмәтне “Госуслуги.ру” бөтенроссия интернет порталы аша электрон рәвештә ала.