ИТ-парк Бизнес-инкубаторына сигезенче бәйгегә заявкалар кабул ителә башлады

2012 елның 17 июле, сишәмбе

Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторына урнашу өчен сигезенче тапкыр конкурс игълан ителде. Яхшы идеясы һәм аны тормышка ашырырга теләге булган һәркем өчен бу бәйге ачык. Монда белгечләр һәм ИТ-паркның күпсанлы партнерлары – эре ИТ-компанияләр җитәкчеләре, инвесторлар һәм экспертлар -  ярдәмендә талантлы яшьләр үзләрен бик тиз арада күрсәтәләр.

Заявкалар 2012 елның 26 июленә кадәр кабул ителә. Бәйге 4-5 авугстта булачак. Заявка бирү өчен ИТ-парк Бизнес инкубаторы сайтында форма тутырырга кирәк.

Шулай ук 3 августка кадәр 25 августта ачылачак Яр Чаллы Бизнес-инкубаторына заявкалар кабул итү бара. Заявка бирү өчен проект турында язганда заявканың Яр Чаллы ИТ-паркы Бизнес-инкубаторына бирелүен билгеләргә кирәк.

Презентация җибәргәнче, мисаллар белән танышырга киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International