Хөрмәтле коллегалар!

2012 елның 6 июле, җомга

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән почта элемтәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм – Россия почтасы көне белән котлыйм!  Тырыш хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә!

Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, яңа уңышлар һәм югары  күрсәткечләргә ирешүегезне телим. Һәрвакыт кешеләр өчен киң күңелле һәм ышанычлы булып калыгыз!

Хәзер почта элемтәсе гади бер аралашу чарасы гына түгел, ул җәмгыять үсешенә йогынты ясаучы тормышыбызның мөһим бер ягы да. Ул илебезнең политик һәм мәгълүмати бердәмлеген ныгытучы иң кулай һәм ышанычлы алым.

Почтада алга киткән мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән яңа төр хезмәтләр барлыкка килә, эш урыннары автоматлыштырыла, почта элемтәсе бүлекләре реконструкцияләнә.

Почта элемтәсе хезмәтеннән төрле катлау кешеләре файдалана, һәм  почта элемтәсе хезмәткәрләре клиентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрүдә актив эшли.

Бәйрәм белән сезне, кадерле почта элемтәсе хезмәткәрләре!

Вице-премьер – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры

Роман Шәйхетдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International