uslugi.tatarstan.ru порталында лицензияләр алу өчен яңа төр хезмәт

2012 елның 9 июле, дүшәмбе

Кара һәм төсле металл җыю, саклау, эшкәртү һәм сату өчен лицензиягә электрон заявка хәзер Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында кабул ителә.

Бу төр хезмәт шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен булдырылган. Заявка бирү өчен лицензия сораучыларга гариза бланкын алып, аны тутырырга кирәк, шәхси саклауда булган  документларны әзерләргә һәм гаризаны ТР икътисад министрлыгына җибәрергә кирәк. Министрлык белгечләре гаризаның дөреслеген тикшереп, гариза бирүченең шәхси кабинетына хәбәр җибәрә. Шунда ук гаризаның каралыш статусын тикшереп торып була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International