Татарстан Республикасы дәүләт һә муниципаль хезмәтләр порталында июньдә 43 меңнән артык кеше теркәлде һәм шәхси кабинетларының өстенлекләреннән файдаланды. Чагыштыру өчен, бу елның башында порталга 5 меңнән артык кеше язылган иде.
Ай саен кулланучылар саны гына түгел, түләүләр кертү дә арта. Мәсәлән, коммуналь түләүләр уртача айга 7 процентка арта.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы яңадан-яңа хезмәтләр белән тулыланып тора, шулай итеп татарстанлылар өчен дәүләт хезмәтләре сервисы ансатлаштырыла. Мәсәлән, Инновацион үсеш агентлыгында грантларга язылу хәзер электронлаштырылган. 2012 елда конкурс республикада кече һәм урта бизнеска ярдәм итүче программалар буенча – “Лизинг-грант”, “Инновация һәм технологик модернизация” “Социаль бизнес” программалары буенча субсидияләр һәм грантлар бирә. Ел барышында берничә конкурс булачак. Беренчесенә шушы порталда 2012 елның 2 августына кадәр язылырга була.