Татарстанлылар «Макс» мессенджерында КФҮләрдән 464 меңнән артык мөрәҗәгать алган

2026 елның 29 мае, җомга

Ел башыннан республика халкы «Макс» милли мессенджерында КФҮ чат-ботында хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында 464 меңнән артык хәбәрнамә алган. Сервис үзе 2025 елның ноябрендә эшли башлады.

Чат-бот берничә клик аша белгечкә язылырга яки язылуны гамәлдән чыгарырга, хезмәт статусын һәм филиалларның эш графигын белергә мөмкинлек бирә. Ел башыннан 80 меңләп татарстанлы КФҮ филиалларына кабул итүгә язылган.

Чат-ботта шулай ук КФҮнең һәр офисының реаль вакытта эшләве күрсәтелә: чиратта ничә кеше, көтү һәм кабул итүнең уртача вакытын белеп була.

Ничек файдалана башларга:

  • «Макс» мессенджерын ачыгыз.
  • Эзләү юлында «МФЦ Республики Татарстан» кертегез.
  • Зәңгәр тамга (рәсми аккаунт билгесе) белән тамгаланган чат-ботны сайлагыз.
  • Кирәкле хезмәтне сайлау өчен менюдагы киңәшләрне карагыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International