Дәүләт хезмәтләре порталында Татарстан Республикасы Пенсия фондының яңа сервисы булдырылды

2012 елның 4 июле, чәршәмбе

Пенсия фондының яңа хезмәте Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре uslugi.tatarstan.ru порталында барлыкка килде. Шәхси кабинетларыннан шәхси эшмәкәрләр страховой взнослар буенча бурычларын тикшереп, штрафлар түли ала.

Страховательнең ИНН һәм теркәлү номерын язып, кирәкле мәгълүмат соратырга кирәк.Штрафлар яки бурычлар булган очракта, алар банк картасы ярдәмендә түләнелә.

Бу хезмәт бары тик порталда теркәлгән кешеләр өчен генә кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International