Татарстан Республикасында ведомствоара электрон хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла башлаячак

2012 елның 27 июне, чәршәмбе

1 июльдән Татарстан Республикасында ведомствоара электрон хезмәттәшлек гамәлгә керәчәк һәм ул татарстанлыларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр  куллануны, шу исәптән, хакимият органнарыннан төрле белешмәләр алуны да, ансатлаштырачак. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турындагы” 210 нчы Федераль Закон нормалары  2012 нче елның 1 июленнән гамәлгә керүгә багышланган  матбугат конференциясендә сөйләде.

Матбугат конференциясендә шулай ук ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Слесаренко катнашты.

 “Хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле белешмәләр дәүләт органнары тарафыннан ведомствоара электрон хезмәттәшлек аша соралачак, ә гражданнар 210 нчы Федераль закон регламенты буенча бары тиешле гариза һәм үзендә сакланучы документларны бирергә тиеш”, - диде Роман Шәйхетдинов.

Хәзер Татарстан Республикасының барлык ведомствоара хезмәттәшлек итүгә җәлеп ителгән һәм теге яки бу дәрәҗәдә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү белән бәйләнгән башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары системага тоташты.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, бүген республика күләмендә 67 төр һәм муниципалитетлар күләмендә 92 төр хезмәт ведомствоара хезмәттәшлек системасында алып барыла. Бу система гражданнардан  таләп ителә торган документлар санын уртача 33 процентка киметергә мөмкинлек бирә.

 “Бу илебез күләмендәге тиңдәшсез проект, ул зур әзерлек таләп итте һәм бик кыска вакыт эчендә электрон хезмәттәшлек интерфейсларын булдыру зарур иде, шуңа күрә алда әле эшләп бетерәсе очраклар булыр”, - диде Роман Шәйхетдинов.

Ведомстовара хезмәттәшлек системасын технологик яктан ТР Мәгълүматлаштурыру һәм элемтә министрлыгы тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International