ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2012 ел
сишәмбе

Бүген  IT-паркта Стратегик инициативалар агентлыгының (рус. АСИ) Татарстан Республикасындагы вәкиллеге ачылу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм АСИ генераль директоры Андрей Никитин катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында эш табуда булышучы яңа сервис барлыккка килде. Бу хезмәт ярдәмендә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре электрон рәвештә кирәкле эш урыннарын сайлый һәм әңгәмәгә юллама бирә ала.


15
июнь, 2012 ел
җомга

Хәзер Татарстан Республикасы  дәүләт  һәм муниципаль  хезмәтләре порталында  ТР Беренче Балалар Хосписы проектын гамәлгә ашыру өчен хәйрия взносы кертергә була. Акча күчерү өчен үзең  турында мәгълүмат  һәм взнос суммасын күрсәтергә, яисә аноним  рәвештә дә ярдәм күрсәтергә  була.

.TATAR доменын булдыру инициаторы  Татарстан Республикасы региональ доменын булдыру координация үзәге ISANN га югары дәрәҗә доменына Россия заявкасын бирде. Заявка әзерләүдә һәм аны тапшыруда Интернет Техник үзәге партнер булды һәм ул техник яктан һәм консультацион ярдәм күрсәтте.


14
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының дежур-диспетчерлык хезмәтләренең 70 проценты ГЛОНАСС +112 системасы белән тәэмин ителде.


13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

11 июньдә Баулы шәһәрендә, республиканың башка районарында кебек үк,  татар халык бәйрәме Сабантуй үткәрделәр.


5
июнь, 2012 ел
сишәмбе

 “Халык контроле” дәүләт хакимияте органнарының гражданнар белән хезмәттәшлеге системасы гамәлгә кергәннән бирле татарстанлылардан 640 мөрәҗәгать алынган. Бу саннарны бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина китерде.


4
июнь, 2012 ел
дүшәмбе

Якын арада аерым территорияле “Иннополис Казан” инновацион үзәге мәйданында төзелеш эшләре башланачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Югары Ослан районында булачак шәһәр урынында үткәргән киңәшмәдә әйтте.


28
май, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазыйфасына Роман Шәйхетдиновны билгеләү турындагы тәкъдимен хуплады.

Бүген ИТ-паркта мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә эшләүче республика яшьләре форумы узды. Форумда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры беренче урынбасары Юрий Багров, ТР элемтә хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Раиса Беседина катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International