Ай ярымда «Халык контроле” системасына гражданнардан 640 мөрәҗәгать килде

2012 елның 5 июне, сишәмбе

“Халык контроле” дәүләт хакимияте органнарының гражданнар белән хезмәттәшлеге системасы гамәлгә кергәннән бирле татарстанлылардан 640 мөрәҗәгать алынган. Бу саннарны бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина китерде.

 «Халык контроле» системасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча кертелде, дип искәртте Әнисә Гайнуллина. “Система дәүләт һәм гражданнар аралашуында бердәм мәгълүмати кыр булдырырга мөмкинлек бирә”, - диде министр урынбасары.

Хәзер “Халык контроле” ярдәмендә гражданнар юл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, территория төзекләндерү, экология, җәмәгать транспорты һәм башка мөһим проблемалар хакында яза ала. Мөрәҗәгать җиткерү өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, аннан соң категория билгеләргә, картада шул урынны күрсәтергә яисә дөрес адресын язарга һәм кыскача (280 символдан арттырмыйча) проблема хакында язарга һәм фотоматериал урнаштырырга кирәк. Бу эшне uslugi.tatar.ru порталында яисә смартфоннарның мобиль кушымтасы аша язып була.

Заявка Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре контакт-үзәге белгечләре тикшерүеннән соң порталда языла һәм тиешле министрлыкка яисә ведомствога тапшырыла. Соңрак килгән мөрәҗәгатьне башка гражданнар да хуплап язып чыга ала.

Мөрәҗәгать буенча эш тәмамланганнан соң, башкаручы эшләнгән эше турында отчет язып чыга.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары “Халык контроле” системасы быел 16 апрельдә эшли башлады, бүгенгә 640 заявка кабул ителде, аларны 8200 кеше хуплап чыкты дип искәртте. Әнисә Гайнуллина сүзләренчә, заявкаларның күбесе Казаннан килә, иң актуаль тема булып юллар торышы кала бирә (202 завяка) һәм рөхсәтсез ясалган чүплекләр (86), территорияләр төзекләндерү (81). 150 заявка буенча эш башкарылган .

 1 июньдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган указ нигезендә, хәзер дәүләт хакимияте органнарына “Халык контроле”нә килгән заявкаларны үтәү регламентлары эшләнә, диде Әнисә Гайнуллина. “Россиядә беренчеләрдән булып Татарстанда барлык дәүләт органнарына мондый заявкалар белән ачык режимда эшләүне йөкләүче норматив акт гамәлгә керде”, - дип азсызыклады Әнисә Гайнуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International