Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында эш табуда булышучы яңа сервис барлыккка килде. Бу хезмәт ярдәмендә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре электрон рәвештә кирәкле эш урыннарын сайлый һәм әңгәмәгә юллама бирә ала.
Бу хезмәт Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә оештырылды.
Хезмәтттән файдалану өчен башта “шәхси кабинетта” теркәлергә кирәк, аннан соң заявкага анкета тутырырга кирәк. Шулай ук үзең турында өстәмә мәгълүмат бирергә, заявкага видео-резюме дә өстәргә мөмкин.
Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре заявканы кабул иткәннән соң вакансияләр исемлеге бирелә. Үзенә кирәкле вакансияне сайлап алган очракта, заявка авторы эш бирүче белән әңгәмәгә юллама алырга мөмкин.