Якын арада аерым территорияле “Иннополис Казан” инновацион үзәге мәйданында төзелеш эшләре башланачак

2012 елның 4 июне, дүшәмбе

Якын арада аерым территорияле “Иннополис Казан” инновацион үзәге мәйданында төзелеш эшләре башланачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Югары Ослан районында булачак шәһәр урынында үткәргән киңәшмәдә әйтте.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә ачылышында Татарстан башлыгы бу проектның республика өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнен әйтеп узды. “Иннополис” – безнең киләчәк үсешебез зонасы”, - дип ассызыклады ул.

 “Иннополис проекты” өчен иң кирәкле эшләрнең берсе итеп Татарстан Президенты юл инфраструктурасы төзелешен атады. “Сингапуралы   коллегалар эшләгән мастер-план буенча, юллар контурын билгеләргә кирәк һәм аларны төзү эшенә керешергә кирәк,- диде Президент. -Шулай ук барлык кирәкле инженерлык челтәре проектларына заказ бирергә кирәк”.

Татарстан Президенты ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе кысаларында махсус дирекция булдырырга кушты, ул “Иннополис” буенча барлык проектлау һәм төзелеш эшләренә бердәм заказчы ролен башкарачак.

Киңәшмәдә катнашучылар төрле юридик, технологик һәм оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр. Тәкъдим ителгән проект концепциясе буенча, “Иннополис”та 155 мең кеше яшәячәк, аларның 60 меңе – монда эшләячәк ИТ-сектор хезмәткәрләре. Сингапурның «RSP Architects» компаниясе эшләгән мастер-план  шәһәрдә балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт һәм мәдәният объектлары, шулай ук уңайлы йортлар салуны күздә тота.

РФ Элемтә һәм массакүләм клммуникацияләр министры Николай Никифоров билгеләп үткәнчә, “Иннополис”ка бөтен Россиядән ИТ-белгечләр чакырылачак, шәһәрдә эшләү һәм яшәү өчен барлык шартлар да булачак. Министр сүзләренә караганда,күп кенә эре федераль ИТ-компанияләр бу проектны хуплый һәм аның резидентлары булырга әзерләнә, дип яза Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Үз чиратында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бер урында күп ИТ-белгечләр берләшүе мөһимлегенә басым ясады. “Без монда югары сыйфатлы яшәү шартлары гына түгел, ә уникаль интеллектуаль моһит булдырабыз”, - дип саный Рөстәм Миңнханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International