Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазыйфасына Роман Шәйхетдиновны билгеләү турындагы тәкъдимен хуплады.
Сессиядә депутатларга әлеге кандидатураны да ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Ул хәзерге вакытта республика һәм федераль дәрәҗәдә мәгълүматлаштыру буенча җитди бурычлар торуын билгеләп үтте. Алга таба “Электрон Татарстан” проектын гамәлгә ашыру, электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча дәвам итү сорала, шуңа күрә бу вазыйфага ИТ-өлкәдәге көчле идарәче тәкъдим ителде, дидеИлдар Халиков.