Бүген IT-паркта Стратегик инициативалар агентлыгының (рус. АСИ) Татарстан Республикасындагы вәкиллеге ачылу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм АСИ генераль директоры Андрей Никитин катнашты.
Татарстан Рсепубликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АСИ вәкиллеге Россия Федерациясендә беренче буларак Татарстанда ачыла, диде. “Татарстан белән агентлык арасында хезмәттәшлек турында килешү узган елның октябренда имзаланганнан соң бик актив эш алып барылды”, - дип өстәде ул.
АСИ генераль директоры Андрей Никитин сүзләренә караганда, агентлык регионнарда проектлар җәедерүнең иң яхшы тәҗрибәсен аерып алырга һәм таратырга мөмкинлек бирә. “Агентлык регионнар белән бәйләнешсез эш итә алмый, юкса ул тормыштан аерылган экспрет инситутына әверелә”,- дип басым ясады Андрей Никитин. – Шуның өчен без Татарстан белән җитди эшлибез, идеяләр алмашабыз, проектларны хупларга тырышабыз. Вәкиллек ачылышы белән без бу эшне тизрәк башкарырбыз, республика проблемалары белән тирәнрәк танышырбыз”, - дип азсызыклады ул.
Тантана кысаларында шулай ук “Регионда уңай инвестицион климат булдыру буенча Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлегендәге стандартлар” темасына түгәрәк өстәл узды.
Агенстро стратегических инициатив (АСИ) нацелено на создание возможностей для самореализации молодых амбициозных лидеров, способных вывести Россию на передовые позиции в мире. В ее задачи входит продвижение проектов и инициатив быстрорастущего среднего бизнеса, содействие развитию профессиональных компетенций, а так же формирование и поддержка «нового» молодежного менеджмента в социальных учреждениях. В состав наблюдательного совета АСИ входит Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов.
Стратегик инициативалар агентлыгының (рус.АСИ) максаты – Россияне дөньяда алдынгы позицияләргә чыгаруга юнәлдерә алучы яшь амбицияле лидерларга үзләрен күрсәтергә шартлар тудыру.Тиз үсеп килүче урта бизнес инициативаларын һәм проектларын алга этәрү, профессиональ компетенцияләрен үстерү, шулай ук социаль учреждениеләрдә яшьләр менеджментын формалаштыру һәм ярдәм кулы сузу. АСИ күзәтчелек советы составында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бар.