Татарстан Республикасының гадәттән тыш хезмәт күрсәтү структураларының 70 проценты ГЛОНАСС автоматлаштырылган урыннары белән тәэмин ителде

2012 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының дежур-диспетчерлык хезмәтләренең 70 проценты ГЛОНАСС +112 системасы белән тәэмин ителде. Бу система бердәм ведомствоара мәгълүмати мохитта, бердәм картографик нигездә ярдәм күрсәтү оештыруга мониторинг ясарга, бәлага юлыгучылардан килгән шалтыратуларны автоматлаштырып теркәргә, барлык оператив хезмәтләр өчен гадәттән тыш хәлның бердәм хисап карточкасын тутырырга мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, бердәм 112  телефон номеры аша гадәттән тыш-оператив хезмәтләр чакыру мөмкинлеге бирүче яңа элемтә системасы Татарстан Республикасының бөтен террриториясендә үсеш алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International