Бүген ИТ-паркта мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә эшләүче республика яшьләре форумы узды.
Форумда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры беренче урынбасары Юрий Багров, ТР элемтә хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Раиса Беседина катнашты.
Түгәрәк өстәл артында Юрий Багров республикада дәүләт электрон хезмәтләре хакында сөйләде. Бүген Татарстанда ЗАГСка бирелә торган гаризаларның 75 проценты, балалар бакчаларына бирелә торган һәр икенче гариза, күп балалы гаиләләргә җир бирү хакындагы гаризаларның һәр алтынчысы электрон рәвештә бирелә, юл кагыйдәләрен бозган өчен түләнә торган штрафларның һәр өченчесе электрон рәвештә түләнә.
Форумда катнашучылар өчен дәүләти һәм иҗтимагый проектлар, тормышта кирәкле яшьләр программалары хакында семинар оештырылды. Соңыннан ИТ-парк, Бизнес-инкубаторга экскурсия булды, ГЛОНАСС+112 системасы һәм ТР Электрон документ әйләнеше системасы хакында мәгълүмат бирелде.