Роман Шәйхетдинов Баулы ветераннарын өй туе һәм Сабантуй белән котлады

2012 елның 13 июне, чәршәмбе

11 июньдә Баулы шәһәрендә, республиканың башка районарында кебек үк,  татар халык бәйрәме Сабантуй үткәрделәр.
Районга бәйрәмгә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев һ.б. кунаклар килде. Алар Баулы муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын өй туе белән котлады һәм яңа фатир ачкычлары тапшырды.
Сугыш ветераннарының яшәү шартларын яхшырту федераль программасы буенча 30 фатирлы торак йорт төзелгән. Баулы шәһәренең яңа микрорайоныныда урнашкан өч катлы йорт ярты елда төзелеп беткән.
Һәр фатир мәйданы 36 кв.м. тирәсе. Барлык фатирлар да ветераннарга бушлай бирелгән.
Соңрак Сабантуй бәйрәмендә район хезмәтчәннәрен бүләкләделәр. Баулы районында язгы чәчү эшләрен уңышлы алып баручыга автомобиль тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International