Татарстан Республикасы дәүләт х езмәтләре порталында хәзер ТР Беренче Балалар Хосписы проектын гамәлгә ашыру өчен взнос кертергә була

2012 елның 15 июне, җомга

Хәзер Татарстан Республикасы  дәүләт  һәм муниципаль  хезмәтләре порталында  ТР Беренче Балалар Хосписы проектын гамәлгә ашыру өчен хәйрия взносы кертергә була. Акча күчерү өчен үзең  турында мәгълүмат  һәм взнос суммасын күрсәтергә, яисә аноним  рәвештә дә ярдәм күрсәтергә  була.

Акча һәртөрле банк карталары ярдәмендә комиссиясез кабул ителә. Хоспис каты авыручы балаларга ярдәм оештыру максатында төзелә. Татарстан Республикасының Балалар Беренче Хосписы лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтүче Анжела Вавилова исемендәге Җәмәгать хәйрия фонды нигезендә  оештырыла.

Әлеге хосписта каты авыручы балаларга амбулатор һәм стационар ярдәм күрсәтелә, ә аларның ата-аналарына авыруны карау күнегүләре өйрәтелә. Монда ук авыру балалар һәм аларның туганнары психологик ярдәм дә ала. Барлык медицина ярдәме һәм квалификацияле карау хосписта бушлай булачак.

Искәрмә:Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтүче Җәмәгать хәйрия фонды 2003 елның мартыннан бирле балаларга бу каты һәм озакка сузылучан, аларны балалыктан, еш кына хәтта тормыштан да  мәхрүм итүче   авыруны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә.

9 ел фонд хезмәткәрләре, төп эшләреннән бушагач, гематология бүлегендә дәваланучы  бу балаларның тормышын аз булса да җиңеләйтү өчен  тырышалар.

Фонд сайтында  килгән акчаларның ничек сарыф ителгәнен тикшереп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International