.TATAR доменын булдыру инициаторы Татарстан Республикасы региональ доменын булдыру координация үзәге ISANN га югары дәрәҗә доменына Россия заявкасын бирде. Заявка әзерләүдә һәм аны тапшыруда Интернет Техник үзәге партнер булды һәм ул техник яктан һәм консультацион ярдәм күрсәтте.
.TATAR домены мәдәни-лингвистик һәм, төзүчеләренең планнарына караганда, ул Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татарларга хезмәт итәчәк. Яңа домен татар җәмәгатьчелегенә мультиэтник мохитта һәм күптелле интернет дөньясында үз-үзен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
“.TATAR доменына заявка – Татарстанны мәгълүматлаштыруның бер этабы булып тора. Яшерен түгел, безнең республика - информацион технологияләр җәелдерү буенча Россия флагманнарының берсе. Интернетта татар теле һәм мәдәнияты өчен аерым бер сегмент булдыру челтәргә яшь буынны, Интернет кулланучыларны тартырга мөмкинлек ача.Бу татар мәдәниятын үстерүгә һәм җәелдерүгә уңай йогынты ясаячак”, - дип саный ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
Шунысы да бик мөһим, бу югары дәрәҗәдәге доменны теркәү проектын эшләүче инициаторлар арасында, элек Татарстанда эшләгән, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының яңа җитәкчесе Николай Никифоров булды.
.TATAR домены Россиядә беренче мәдәни-линвистик домен булырга мөмкин. Интернет Техник үзәге бу амбициоз проектта бик кызыксынып катнашты. Безнең инде .РФ доменын теркәү тәҗрибәбез бар, шуңа күрә .TATAR доменын теркәүдә безнең партнерлык файдалы булды”, - диде “Интернет Техник үзәге” ЯАҖ генераль директоры беренче урынбасары Марина Никерова.
Исегезгә төшерәбез: 2005 елда ук интернетта мәдәни-лингвистик җәмәгатьчелек өчен беренче домен зонасы – югары дәрәҗәдәге домен .САТ – каталон телен һәм мәдәниятен белүчеләр өчен- булдырылган иде. Мондый тәҗрибә уңышлы булды: 2012 елның 1 апреленә бу зонада 53643 доменлы исем саналды, һәм бу домен үсеш ала бирә.