6 – 10 августта Корея Республикасында VI халыкара семинар булды. Анда катнашучылар Электрон хөкүмәт һәм мәгълүмати җәмгыять төзү буенча иң яхшы практикаларны өйрәнде. Семинарда РФ Элемтә министрлыгы, Россия Федерациясенең 12 субъекты, шул исәптән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында ТР Инвестиция үсеше агентлыгының “Лизинг грант” һәм “Инновация һәм технологик модернизация” программалары буенча икенче конкурска заявкалар кабул ителә башлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгын бетерү хакында Указга кул куйды.
Кичә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы “Инновация һәм технологик модернизация” эшмәкәрлеккә ярдәм итү программалары буенча беренче бәйге нәтиҗәләрен билгеләде. Экспертлар Советы карары белән 31 мөрәҗәгать итүчегә субсидия биреләчәк. Бу исемлеккә ИТ-парк Бизнес-инкубаторының 7 резиденты кергәнгә без бик шат.
Бүген Чаллы ИТ-паркы Бизнес-инкубаторына заявкалар кабул итү төгәлләнә. Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан ИТ-парк резиденты булырга теләүчеләргә бу соңгы мөмкинлек. Бүген көн азагына кадәр Бизнес-инкубатор сайтында анкета тутырып өлгерергә кирәк.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы түбәндәге вакансияләр конкурсына документлар кабул ителүен искәртә.
uslugi.tatarstan.ru порталының «Лицензияләү” бүлеге уку-укыту эшчәнлеге һәм уку-укыту учреждениеләрен аккредитацияләү лицензияләренә заказ бирү хезмәте белән тулыланды. Бу хезмәттән файдалану өчен тиешле гариза бланкын тутырып һәм исемлеккә кергән документларның сканлы күчермәләрен куеп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына юлларга кирәк.
Җомга көн, 2 августта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан хөкүмәтенә каршы ачылган эш туктатылу хакында Монополиягә каршы федераль хезмәт карарын алды.
Казан ИТ-паркында EF Education First компаниясенең Баш вице-президенты Энио Омае булды. Кунакны ТР Мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов озатып йөрде. Аларны ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ИТ-парк директоры Динар Насыйров каршы алды.
Узган атнада Татарстан хакимият органнары 2416 тапкыр бер- берсенә мөрәҗәгать юллаган, дип хәбәр итте шимбә көн Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.