Узган атнада Татарстан хакимият органнары 2416 тапкыр бер- берсенә мөрәҗәгать юллаган, дип хәбәр итте шимбә көн Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
«Уңай динамика бар, әмма кәнәгатьләнерлек түгел, - дип саный Роман Шәйхетдинов. - Системага килгән мөрәҗәгатьләр саны хезмәт күрсәтү өчен килгән мөрәҗәгатьләр саныннан күбрәк булырга тиеш”.
2012 елның июль аенда Татарстан хакимияте органнары СМЭВ буенча үзара 5181 тапкыр мөрәҗәгать алышкан, шул ук вакытта 10 769 дәүләт хезмәте күрсәтелгән.
ТР Икътисад министрлыгы ясаган анализ буенча, республикада СМЭВка юлланган мөрәҗәгатьләр гомуми күләмнең уртача 20 процентын тәшкил итте, диде министр. Мөрәҗәгатьләр саны 27 меңнән дә ким булмаска тиеш. “Димәк, барлык хакимият органнары да СМЭВ системасын кулланмый”, - дип аңлатты Роман Шәйхетдинов.
Балтач, Яшел Үзән, Мамадыш, Нурлат районнары, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Дәүләт экспертизасы СМЭВ системасында иң актив эшләүчеләрдән булды.
Әлки, Бөгелмә, Югары Ослан, Мөслим, Теләче районнары, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы министрлыклары, ТР хайваннар дөнҗясы обүектларын саклау идарәсе артта калды.
“Ведомстовара багланышлар системасы гражданнарны кирәксезгә чиновникларга йөрүдән коткару өчен кирәк. Хәзер дәүләт органнарының бер-берсеннән кирәкле белешмәләрне алу механизмы бар”, - дип йомгаклады министр.
Белешмә өчен: СМЭВ – Ведомствоара багланышлар системасы - федераль, региональ һәм җирле хакимият органнарына дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен үзара документ алмашу мөмкинлеге бирә. Система “бер тәрәзә” рәвешендә эшли – гражданнар кирәкле ведомствога мөрәҗәгать итә, шуннан ары кирәкле белешмәләрне ведомство башка дәүләт органнарыннан үзе соратып ала.