Татарстан белән Корея Электрон хөкүмәт төзү буенча тәҗрибә уртаклашты

2012 елның 15 августы, чәршәмбе

6 – 10 августта Корея Республикасында VI халыкара семинар булды. Анда катнашучылар Электрон хөкүмәт һәм мәгълүмати җәмгыять төзү буенча иң яхшы практикаларны  өйрәнде.   Семинарда РФ Элемтә министрлыгы, Россия Федерациясенең 12 субъекты, шул исәптән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре дә катнашты. Татарстан делегациясе ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина җитәкчелегендә барды. Семинарда Татарстан Электрон хөкүмәте хезмәтләре һәм инфраструктура элементлары Корея Республикасының  ИТ-индустрия үсеше агентлыгында (NIPA) зур кызыксыну уятты.

Кореялы коллегаларның тәҗрибәсе республика мәгълүмати ресурсларын камильләштерүдә кулланылачак, диде Әнисә Гайнуллина. Аерым алганда, Электрон дәүләт сатып алулары, Электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр һәм “Халык контроле” сервисларында.

Семинарның төп оештыручысы, Электрон дәүләт институты җитәкчесе Сергей Юркевич сүзләренчә: “ Безнең чит илдә яшәүче коллегаларыбыз, безне хөрмәтләп, Россия белгечләре өчен иң кызыклы тәҗрибәләре белән бүлешүгә без бик шат һәм моның белән горурланабыз. Бу- хаталар базасы булдыру һәм аларны бетерү мәсьәләсе, шулай ук мобиль хезмәтләр бирү һәм гражданнарның электрон инициативалары сервислары безнең өчен бик мөһим. Башка илләрдә дә без үзебезнең региональ проектларны күрсәтергә омтылачакбыз, бу семинарда Татарстан үзен искиткеч яхшы күрсәтте. Алдагы  чара сентябрьдә Франциядә булачак. Без планканы югарырак күтәрергә уйлыйбыз, чөнки аны оештыруда Франциянең 10 федераль ведомствосы катнаша”.

ООН электрон хөкүмәте рейтингында Корея Республикасы  Электрон хөкүмәт һәм мәгълүмати җәмгыять үсеше өлкәсендә илкүләм проектлар формалаштыру буенча дөньяда беренче урында тора. 2007 елда ук Кореяның дәүләт аппаратында эшләүчеләрнең 97 проценты, үзәк дәрәҗәдәге административ органнарның 55 проценты On-Nara (онлайн ил)  мәгълүмат эшкәртү электрон системасына күчте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International