Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында ТР Инвестиция үсеше агентлыгының “Лизинг грант” һәм “Инновация һәм технологик модернизация” программалары буенча икенче конкурска заявкалар кабул ителә башлады.
Заявка бирү өчен Порталда гариза һәм бизнес-проект анкетасын тутырырга, шулай ук барлык кирәкле документларны беркетергә кирәк. Заявканың ничек үтәлешен аңа бирелгән махсус номер аша белешеп торып була.
Заявкалар 2012 елның 13 августыннан 13 сентябрьгә кадәр кабул ителә.