Бүген Чаллы ИТ-паркы Бизнес-инкубаторына заявкалар кабул итү төгәлләнә. Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан ИТ-парк резиденты булырга теләүчеләргә бу соңгы мөмкинлек. Бүген көн азагына кадәр Бизнес-инкубатор сайтында анкета тутырып өлгерергә кирәк.
Әлегә 80 заявка теркәлде, кичкә кадәр бу сан 100 гә җитәргә мөмкин. ИТ-эшмәкәрләрдән килкән мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан артыгы күрше төбәкләрдән: Түбән Новгород, Самара, Пенза, Саратов һәм Оренбург өлкәләреннән, Пермь краеннан, Башкортостан, Удмурт, Чуваш Республикаларыннан.
Сайлап алынган иң яхшы 30 проект 17 августта оештыру программасында катнашачак һәм стартаплар үсешенә кагылышлы тәкъдимнәр алачак. Икенче көн, экспертлар советына презентация тәкъдим иткәннән соң, аларга резидент статусы бирү хакында карар кабул ителә.
Бизнес-инкубатор резидентлары 6 эш урынлы җиһазландырылган офис ( 18 кв.м) һәм ИТ-парк командасыннан юридик, маркетинг, бухгалтерлык ярдәме ала. Шуларның барысы өчен 6000 сум символик түләм каралган.