Казан ИТ-паркында EF Education First компаниясенең Баш вице-президенты Энио Омае булды. Кунакны ТР Мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов озатып йөрде. Аларны ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ИТ-парк директоры Динар Насыйров каршы алды.
Технопарк презентациясе барышында Энио Омае ИТ-паркның мәгариф өлкәсендәге программалары белән аеруча кызыксынды, чөнки EF School компаниясе Татарстан Республикасыныда инглиз теле өйрәтү буенча төп партнер булып тора.
ИТ-парк резидентлары эшмәкәрләре өчен регуляр рәвештә семинарлар уздырыла, узган ел Казан федераль университеты белән берлектә Мәгълүмати технологияләр һәм системалар югары мәктәбе ачылды, диде Технопарк директоры. Икенче курстан башлап, студентлар ИТ-парк резидентларында практика узалар. Ел саен абитуриентлар технопарктан уку чыгымнарын капларлык грантлар ала. Быел шундый мөмкинлек 150 студентның 140 ына бирелгән.