ИТ-парк Бизнес-инкубаторы резидентларына ТР Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәм итә

2012 елның 13 августы, дүшәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы “Инновация  һәм технологик модернизация” эшмәкәрлеккә ярдәм итү программалары буенча беренче бәйге нәтиҗәләрен билгеләде. Экспертлар Советы карары белән 31 мөрәҗәгать итүчегә субсидия биреләчәк. Бу исемлеккә ИТ-парк Бизнес-инкубаторының 7 резиденты кергәнгә без бик шат.

500 000 сумлык субсидияләр түбәндәге проектларга бирелде: 123apps, RealSpeaker, Clomix,  Живые книги, Эйдос-Медицина, Foundook.

Моннан тыш, Яр Чаллы шәһәрендә июль аенда ИТ-парк оештырган 5 көнлек Startup-мәктәбен уңышлы узган Paymik проекты 500 000 сум субсидия алды.

5 миллион сумлык субсидия алган 7 проект арасында ИТ-парк Бизнес-инкубаторы резиденты бар – бу АльфаМед проекты.

 

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International