Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында хәзер уку-укыту эшчәнлегенә лицензиягә заказ биреп була

2012 елның 7 августы, сишәмбе

uslugi.tatarstan.ru порталының «Лицензияләү” бүлеге уку-укыту эшчәнлеге һәм уку-укыту учреждениеләрен аккредитацияләү лицензияләренә заказ бирү хезмәте белән тулыланды. Бу хезмәттән файдалану өчен тиешле гариза бланкын тутырып һәм исемлеккә кергән документларның сканлы күчермәләрен куеп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына юлларга кирәк.

Башта ведомство белгечләре гариза һәм документлар пакеты дөреслеген тикшерә. Аннан соң, кабул ителгән карар һәм алдагы эш барышы хакында заявка бирүче Порталдагы шәхси кабинетында мәгълүмат ала.

Заявка барлык таләпләргә туры килгән очракта, 10 эш көне эчендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына документларның оригиналларын тапшырырга кирәк.

Гариза каралышы статусын заявка бирүче документлар юллаганда бирелгән номеры буенча карап бара ала.

Республика дәүләт хезмәтләре порталы 126 төр электрон хезмәт һәм сервис бирә. 2012 елның июль аенда порталда 1,27 миллион хезмәт күрсәтелде, 12 меңнән артык электрон гариза кабул ителде, 808 электрон мөрәҗәгать алынды, 61,2 миллион сумлык 170 меңнән артык электрон түләү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International