Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгын бетерү хакында Указга кул куйды.
Кыскарту Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнары структурасын камилләштерү максатларында булды.
Иң зур медиахолдинглардан булган “Татмедиа” ААҖы мөстәкыйль оешма булып кала, дип аңлатты Татарстан Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. Ләкин аның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендәге дәүләт идарәсе мәсьәләләре буенча функцияләре ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына күчә.