2012 елда тагын 644 километр асылма элемтә линияләре җир астына алыначак

2012 елның 7 августы, сишәмбе

Җомга көн, 2 августта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан хөкүмәтенә каршы ачылган эш туктатылу хакында Монополиягә каршы федераль хезмәт карарын алды.

Тикшерүнең инициаторы - Россия кабельле телевидение ассоцияциясе - Татарстан хөкүмәтенең республикадагы асылма элемтә чыбыкларын җир астына күчерү хакындагы таләбе операторлар өчен тигез булмаган шартлар тудыра, дип санады. 11 июльдә ФАС бу эшне тикшерде һәм закон бозу очрагы туктатылу сәбәпле эш ябылды.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бер ел элек кабул ителгән ике карарны хөкүмәт гамәлдән чыгарды дип аңлатты. Берсе – 2011 елның 1 августына кадәр муниципалитетларга төзекләндерү кагыйдәләренә асылма чыбыкларны тыю хакында үзгәрешләр кертү, икенчесе – линияләрне күчерү вакытын 2011 елның 31 декабренә кадәр билгеләү хакындагы тәкъдимнәр.

Хәзер бу карарларның кирәге юк. Гамәлдәге төзекләндерү кагыйдәләре кысаларында асылма чыбыкларга муниципалитетлар үз мөнәсәбәтләрен билгеләделәр, диде Роман Шәйхетдинов.

Республикада асылма чыбыкларны бетерү эше бара, операторлар белән бу хакта килешенде һәм 38 килешү имзаланды, дип аерым басым ясады Министр.

2012 ел ахырына операторлар белән килешенү нигезендә 644 км чыбык алыначак. Асылма чыбыклардан тулысынча котылган операторлар бар – “Волна” ҖЧО, “Таттелеком” ААҖ, “СитиКом” ҖЧО.

Татарстанда барлыгы 3,5 мең километр асылма чыбык бар, шуларның 2 мең километры Казанда. Барыннан да күп “ЭР-Телеком Холдинг” ЯАҖ һәм “ТРК “ТВТ” ААҖ предприятиеләрендә.

Асылма чыбыкларны бетерү республиканың 9 шәһәрендә бара, бу эштә 24 элемтә операторы катнаша. Иң актив эшләүчеләр Алабуга (51 процент асылма чыбык күчерелде) һәм Чистай шәһәре (33 процент). Казанда җир астына бары чыбыкларның 13 проценты күчерелгән (257 километрдан артык).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International