Сентябрь аенда Татарстанда беренче мең универсаль электрон карта таратылачак

2012 елның 3 августы, җомга

Россия Федерациясенең дүрт регионында сентябрь башында универсаль электрон карталар (УЭК) бирелә башлый. Бу дүрт регион арасында Татарстан да бар. Мондый пилотлы тиражларны тагын Башкортостан, Әстерхан өлкәсе, Краснодар крае чыгара. Татарстандагы сынау партиясендә  1 мең карта чыга, аларны, нигездә, ИТ-парк резидентлары ,”УЭК” проектына кергән банклар – Ак Барс Банк һәм Сбербанк хезмәткәрләре алачак.

Банкларда УЭК бушлай бирелә, аларга хезмәт күрәтү шулай ук бушлай.

Федераль электрон идентификацияләү һәм электрон банк кушымталары берләштерелү сәбәпле, бу карта төрле хезмәтләргә заказ бирү һәм түләү өчен – хакимият органнарына гариза бирүдән башлап Интернет аша товар сатып алуга кадәр  - бердәм инструмент булып тора.

Проект буенча, бу картаны врачка язылу өчен, транспортта йөрү өчен төрле билетлар, социаль ташламалар, пенсия хакында һәм башка йөзләрчә мәгълүмат алу өчен кулланырга  мөмкинлек бирә. Карта ярдәмендә теләсә кайсы кибеттә товар сатып алып була. Шулай ук  аны электрон имза рәвешендә юридик эшләрдә кулланырга мөмкин.

Картаны дәүләт хезмәтләре порталы аша түләү өчен кулланып була  ( моның өчен картаны укучы җиһаз кирәк ), шулай ук бу проектта катнашучы банклар банкоматларында һәм Казанның һәм башка шәһәрләрнең кеше иң күп йөри торган урыннарына урнашкан 145 информатта кулланырга була.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International