ИТ-паркта Михаил Абызов җәмәгать оешмалары максатлары бер берсенә охшарга мөмкин, диде

2012 елның 30 июле, дүшәмбе

Казан ИТ-паркы мәйданчыгында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевның “Ачык хөкүмәт” проекты буенча  тарафдары Россия Федерациясе министры Михаил Абызов булды. Кунакны ТР Премьер-министр урынбасары -Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәи ИТ-парк директоры Динар Насыйров каршы алды.

Динар Насыйров кунакны мәйданчык һәм технопарк структурасы, ИТ-парк резидентларының  төп икътисади күрсәткечләре белән таныштырды.

Соңрак түгәрәк өстәл артында Михаил Абызов Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре белән  очрашты. Башта Иҗтимагый палата рәисе Илгиз Хәйруллин  Абызовның җәмәгать оешмалары һәм хәрәкәтләренең артык үсү тенденциясенә карашын сорашты.”Сез нигә аларның үсешенә каршы?”, - дип сорауга сорау белән җавап бирде Михаил Абызов. “Чөнки алар бер үк максатларда эшли”, - дип дәвам итте Илгиз Кәлимулла улы.”Җәмәгать оешмалары саны артуда бернинди начарлык юк.Киресенчә, яхшырак та”, - дип аңлатты Россия министры. – Күптән түгел без барлык җәмәгать хәрәкәтләре һәм оешмалары хакында тикшеренү үткәрдек. Шуларның өчесе генә чынлыкта җәмәгать күзәтчелеге алып бара булып чыкты. Чагыштыру өчен, АКШта шундый 130 оешма бар. Кайберләре бер берсе эшен кабатлыйлар, кайберләре тар юнәлештә эшли. Мәсәлән, медицина өлкәсендә һәм мәктәпләрдә коррупциягә каршы көрәшүче аерым оешмалар бар. Мондый модельгә без дә ориентир тотарга тиеш”, - диде Михаил Абызов. 

Бу очрашуда шулай ук дәүләт хакимияте органнарында карар кабул итү һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту механизмы хакында сүз барды. Очрашу ахырында Татарстан җәмәгать эшлеклеләре Абызовка татар милли киеме бүләк итте. Аннан соң  министрга ИТ-парк Бизнес-инкубаторында электрон дәүләт хезмәтләре, халык контроле һәм электрон документ әйләнеше системаларын тәкъдир иттеләр.

Михаил Абызовны Татарстанда чынбарлыкта ничә төр дәүләт хезмәте электрон рәвештә бирелүе кызыксындырды.”Ай саен 1,3 миллион”, - дип җавап бирде ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина. “Традицион хезмәт күрсәтү белән чагыштырганда бу күпме була?”,- дип сорады Абызов. “Республика җитәкчелеге куйган максат – 50 процентка җиткерү – якын киләчәктә тормышка ашачак.Ләкин без бүген бу санның барлык күрсәтелгән хезмәтнең  яртысыннан да кимрәк икәнен танырга мәҗбүрбез. Гәрчә кайбер төр хезмәтләр буенча план үтәлгән булса да. Мәсәлән, ЗАГСка бирелгән гаризаларның 90 проценты электрон рәвештә тапшырыла”, - диде Гайнуллина. “Элек без Россия буенча электрон хезмәтләр белән даими чагыштырып бара идек. Татарстан һәрвакыт бу исемлекнең “топ” өлешендә торды”, - дип өстәде Динар Насыйров.

Шунда ук Россия министрына Дәүләт хезмәтләре порталында урын алган “Халык контроле” системасы презентацияләнде.Бу системада һәр кеше шәһәрдә яки республикада булган проблемалар хакында мәгълүмат бирә ала. Теге яки бу проблеманы чишү кайсы ведомствога йөкләнгәнлеге, нинди чаралар күрелгәнлеге күренеп тора, фотоотчетлар куела.Бу төр хезмәт эшли башлагач халыктан 1,9 мең мөрәҗәгать алынды, аларны 27 мең кулланучы хуплап язды.

 “Бу система сезнең функциягезне дә кабатлый – шатланырга кирәк”, - диде Михаил Абызов  системаның ни дәрәҗәдә үсеш алуы тәэсирендә Илгиз Хәйруллинга мөрәҗәгать итеп.

 

 Михаил Абызов Татарстан системасының федераль системага интеграциясе белән кызыксынды. “Хәзер бездә “Россия  без дураков” дигән система эшләнә (РБД 2.0)”, - дип ачыклады министр. Эшмәкәрләр, мондый хәл булырга мөмкин дип, вариантлар җибәрергә булды.

Искәрмә: РБД 2:0 версиясенең төп максаты – гражданнарның үзләренә урам, район, шәһәр тирәлегендә  тормыш сыйфатын яхшыртуга мөмкинлек бирү.Шунысы мөһим – РБД- җәмәгать проекты, ул шәхси акчага тотылачак (бюджеттан түгел). РБД 2.0 җәелдереп, проект авторлары гражданнарга хакимият карарларына тәэсир итү, ахмаклыкка каршы көрәшү, әйләнә-тирә мохитта  яшәеш сыйфатын яхшырту өчен технологик мөмкинлекләр  бирәчәк. “РБД 2.0 - ул чиновниклар ахмаклыгын җыючы тәрәзә дә, социаль челтәр дә түгел, ә дөреслек өчен, һәр кешенең һәм тулаем җәмгыять тормышын яхшырту өчен кулланылачак инструмент”, - диелгән “Ачык хөкүмәт” сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International