Пьер Ферринг: “ Сез Россия технопарклары үсешендә иң югары ноктага ирешкәнсез”.

2012 елның 1 августы, чәршәмбе

Бүген Казан ИТ-паркы мәйданчыгында  Россиядәге Люксембург Бөек Герцоглыгының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг булды. Кунакны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урныбасары Әнисә Гайнуллина һәи “Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче Технопарк “ИТ-парк” директоры Динар Насыйров каршы алды.

Презентациядән соң аларга бизнес-инкубаторда электрон дәүләт хезмәтләре системасын күрсәттеләр. Бу тема илчегә якын булып чыкты, чөнки Люксембургта хөкүмәт органнары “он-лайн” һәм “үтә күренмәле” идарә итүгә юнәлдерелгән күпсанлы проектлар инициаторлары булган. Ферринг сүзләренчә, Люксембург хөкүмәте илне халыкара югары технологияләр үзәге итүне максат иткән.

 “ТР Информацион технологияләр үзәге” директоры урынбасары Антон Грачев ИТ-университет проекты хакында сөйләде. Иннополис төзелешендә ИТ-университет беренче чиратта булачак, ул 5 мең студентка исәпләнгән. Укыту программасы АКШның Карнеги Меллон университеты белән берлектә эшләнә. “Ни өчен нәкъ бу университет белән?”, - дип кызыксынды Пьер Ферринг. “Чөнки алар сomputer science өлкәсендә беренче дип танылган”, - диде Антон Грачев. “Һәм, мөгаен, шәһәр проекты буенча да консультация хезмәтләре күрәтәдер”, - дип өстәде илче. 

“Бүген сез миңа Россиядә технопарклар үсешендә иң югары ноктага җитешүегез һәм киләчәккә тагын да зуррак планнарыгызны күрсәттегез”, - дип билгеләп узды Пьер Ферринг. - Минем тик бер генә киңәшем бар: чамадан тыш амбицияле булмагыз һәм күп акча түгүдән сакланыгыз”. “Бу проект буенча барлык эшләр дә ныклап планлаштырыла, тикшерелә һәм төзәтелә”, дип җавап бирделәр технопарк һәм мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре.

  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International