ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә яртыеллык эш нәтиҗәләрен тикшерделәр

2012 елның 25 июле, чәршәмбе

Бүген ИТ-паркта “Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенең 2012 елның беренче яртыеллыгы эш нәтиҗәләре һәм икенче яртыеллыкка бурычлар” темасына коллегиянең киңәйтелгән утырышы булды. Коллегияне ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачты.

Элемтә өлкәсе беренче яртыеллык эш нәтиҗәләре хакында Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров сөйләде. Ул үзенең докладында : “2012 елның  алты аенда элемтә өлкәсе 18,5 млрд. сум валовый табыш алды, 2011 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда үсеш темпы 21 процент булды”, - дип  билгеләде.

«Быел 6 ай йомгаклары буенча, Татарстан Республикасында Интернетка киңтасмалы керү хезмәте 63,4 процент булды, шул ук вакыт эчендә кәрәзле телефонның актив кулланучылары 6,3 миллионга җитте”, - диде Юрий Багров.

Ул шулай ук, агымдагы елның март аенда Казанда DVB-T2  цифрлы телевидение программалары трансляцияләү башланганын билгеләде.Республикада яшәүчеләрнең  40 проценты эфирлы телевидение хезмәтен куллана ала, диде ул.

Республикада ИТ-кадрлар арта. Шул максаттан “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге”, “Таттелеком”, “Россия телевидение һәм радио тапшырулары челтәре”, “Татарстан почтасы”, “Казгорсеть” компанияләре Казан электроэлемтә техникумы укучыларына исемле стипендияләр бирү инициативасы белән чыктылар. Стипендия хакында килешү төзү планлаштырыла, ул ай саен 1 мең сумнан 3 меңгә кадәр булачак.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү дәвам итә. Министр урынбасары Әнисә Гайнуллина чыгышында билгеләп узганча, бүген usligi.tatarstan.ru порталында 115 төр хезмәтне электрон рәвештә башкарып була. “2012 елны  2 нче кварталында ай саен ким дигәндә 700 мең кеше порталга керде. Июнь ае буенча безнең кечкенә генә рекорд та булды – каралган битләр саны 5 миллионнан артып китте. Икенче кварталда портал һәм инфоматлар аша 450 мең тапкыр түләм узды, 150 миллион сум акча түләнде”, - дип сөйләде Әнисә Гайнуллина.

СМЭВ ведомствоара электрон багланышлар региональ системасы сафка кергәч, хезмәт күрсәтүче ведомство гражданнардан бары 19 төр кешенең үзендә саклана торган документларны гына таләп итә ала. Федераль дәрәҗәдә бу хезмәтнең иң таралганы – Росреестр һәм салым хезмәте белешмәләре.

“Электрон багланышларның иң мөһим юнәлешләренең берсе – “Ачык Хөкүмәт” концепциясен тормышка ашыру – гражданнарның хакимият белән аралашу мөмкинлеге”,- диде Әнисә Гайнуллина. – Бу система агымдагы елның апрелендә эшли башлады һәм Хәкүмәт рәисе Дмитрий Медведевның югары  бәясенә лаек булды”.

Коллегиядә шулай ук «Мегафон» компаниясе Идел Буе филиалының Татарстан Республикасы буенча бүлеге директоры Максим Нечухин катнашты. “Узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иң ерак торак пунктларын сыйфатлы хезмәт белән тәэмин итү максатын куйды. Быел Татарстанда 4 мобиль офис эшли, алар республиканың иң ерак районнарына баралар, һәм без барлык элемтә операторларын да күмәк эшләргә чакырабыз”, -диде ул. Республикада актив абонентлар саны 6,3 миллионга, ә кәрәзле элемтә үтеп керү дәрәҗәсе 168 процентка җитте, дип аңлатты Максим Нечухин.

Коллегия утырышында Роман Шәйхетдинов элемтә өлкәсе хезмәткәрләренә  бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International