Кичә КФУда уникаль лаборатория - Samsung Android Lab ачылды. Тантана алдыннан хезмәттәшлек килешүе имзаланды, церемониядә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Sumsung компаниясе вәкиле Евгений Васильев, ИТ-парк директоры Динар Насыйров, ИТИС Югары мәктәп директоры Айрат Хасьянов һәм Samsung компаниясенең әйдәп баручы белгече Александр Колесников катнашты.
Очрашуны КФУ ректоры Илшат Гафуров башлап җибәрде: “Әле күптән түгел без Самсунг компаниясе белән нигезле килешүгә кул куйган идек, ә бүген шуны тулыландырабыз. Моннан ары, бүген ИТИС урнашкан бинада ремонт бара, студентлар өчен яңа уку елына барысы да әзер булачак. Татарстан Республикасы һәм университет җитәкчелеге бу компания белән хезмәттәшлек итү ягында”.
Роман Шәйхетдинов:”Безнең республикада мондый компанияләр белән эш итү хуплана. Гамәли аспектлары итеп без дәүләти мәгълүматлаштыруны күрәбез – бу Android аша дәүләт мәгълүмат системасын кулланучылар санын арттырырга мөмкинлек бирә. Безгә эшли торган продукт кирәк.Безнең тарафтан төрле ярдәм күрсәтеләчәк. Хәзер Татарстан мәгълүматлаштыру буенча иң алдынгы субъект булып тора. Компаниягә һәм федераль университетка ышанычлы бәйләнешләр һәм уңышлы хезмәттәшлек телим”, - диде.
Евгений Васильев сүзләренчә, Самсунг компаниясе алдына куелган максат катлаулы, амбицияле, ләкин гамәлгә ашырырлык. “Бүгенге вакыйга, - диде ул, - безнең килешүне тормышка ашыруның мөһим этабы. Без киләчәккә карыйбыз һәм яңа проект планлаштырабыз – КФУның бер аудиториясендә уку учреждениеләре өчен ИТ-эшләнмә - исеме Samsung smart school - урнаштыру күздә тотыла. Без Казанны Россиянең мәгълүматлашыру башкаласы, ә Казан университетын – аның үзәге дип саныйбыз. Безнең хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе дә федераль дәрәҗәдә булыр, дип өметләнәбез”.
Самсунг компаниясе белгече Александр Колесников студентлар өчен иң яхшы эшләнмәләре белән бүлешергә вәгъдә итте.”Без “тимер” генә түгел, ә компаниянең зур тәҗрибәсен дә алабыз. Нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт”, - диде ИТИС директоры Айрат Хасьянов.
Шуннан соң Илшат Гафуров белән Роман Шәйхетдинов килешүгә кул куйдылар.
КФУның икътисади һәм стратегик үсеше мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин ИТ-парк директоры Динар Насыйровка университет бинасында кыска экскурсия уздырды, алар ике оешманың өстәмә мөмкинлекләре хакында фикер алышты.
Динар Насыйров быел беренче тапкыр ИТИС студентлары ИТ-паркта практика узачакларын әйтте. Экс-министр КФУ белән хезмәттәшлек практика белән генә түгел, ә ИТ-паркта интеллектуаль продуктлар җитештерүдә студентларның чынбарлыкта катнашуында булырга мөмкин дип азсызыклады.