Бүгенгә ведомствоара электрон багланыш системасында (рус.СМЭВ) республиканың 3 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре эшли. Беренче айда ук система аша 3,5 мең ведомствоара мөрәҗәгать булды, шуларның 71 проценты дәүләт һәм җирле үзидарә органнарыннан булып, күчемсез милек рееестры мәгълүматларына кагылышлы иде.
Гаризалар күләме арта тора, ләкин, ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, шул ук вакыт эчендә дәүләт органнарына гражданнардан 6,6 мең ведомствоара хезмәткә кагылышлы гариза кабул ителде. Димәк, әлегә татарстанлыларның барысы да 210-ФЗ законының өстенлекләре хакында белмиләр һәм инстанцияләргә төрле белешмәләр сорап мөрәҗәгать итә торалар.
«Шәхси саклауда» булып, гражданнар тарафыннан шәхсән тапшырылырга тиешле документларның тулы исемлеге хакында аңлатмалар республиканың барлык ведомстволарында һәм муниципалитетларда бар.