Бүген ИТ-паркта Россия Федерациясе Икътисад министрлыгының ОЭЗ һәм проектлар финанслау департаменты башлыгы Екатерина Буртоликова җитәкчелегендәге делегация булды. Делегация составында шулай ук бу департаментның директор урынбасары Вадим Третьяков булды.
Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ИТ-парк директоры Динар Насыйров каршы алды. Роман Шәйхетдинов һәм Сингапурның RSP Architects компаниясе директоры Лиу Тай Керр кунакларга төзеләчәк Казанның иярчен-шәһәре Иннополис проектын тәкъдир иттеләр һәм аны финанслау моделе хакында сөйләделәр.
Хәзер ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Россия Икътисад министрлыгына Иннополиска махсус экономик зона (ОЭЗ) статусын алыр өчен заявка формалаштыра.
ИТ-парк директоры Динар Насыйров делегациягә экскурсия үткәрде, ИТ-парк инфраструктурасы – Дата-үзәк, Бизнес-инкубатор һәм ГЛОНАСС +112 космик мониторинг үзәге белән таныштырды.
Исегезгә төшерәбез: Иннополис Югары Ослан районында 2,2 мең гектар мәйданда булачак. 2020 елга анда 150 меңгә якын кеше (шулардан 60 меңләп ИТ-белгечләр) яшәячәк. Беренче этапта (2012-2014 еллар) Иннополиста ИТ-белгечләр өчен 10 мең эш урыны, башка белгечләр өчен 15 мең эш урыны булачак. Берече чираттагы резидентлар елына 20 миллиард сумлык җитештерү бирәчәк ( бер хезмәткәргә елына 2 миллион сумнан исәпләп) прогнозлый.