“Халык контроле” хезмәте ачылганнан соң республикада яшәүчеләрдән 1,9 мең мөрәҗәгать алынды, аларны 27 мең кулланучы хуплады. Мөрәҗәгатьләрнең яртысы диярлек тикшерү һәм эш стадиясендә, тагын 220 заявка буенча эш планлаштырылган. Бүгенгә гражданнардан килгән 480 мөрәҗәгать буенча эш төгәлләнгән.
Кулланучылар чишелгән мәсьәләләрнең яртысыннан артыгын негатив бәялиләр. Чүплекләрдән арындыру буенча күрелгән чаралар өчен ТР Экология министрлыгының муниципаль үзидарә органнары белән берлектә башкарган эшләре югары бәя алды.
Киләсе елдан башлап, җирле үзидарә органнарына, акча кертелүче объектларны билгеләгәндә, “Халык контроле” системасындагы заявкалар рейтингын файдаланырга тәкъдим ителә. Бу гражданнарга бюджет акчаларын бүлүдә һәм иң җитди мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга мөмкинлек бирә.
Исегезгә төшерәбез, теләгән һәркем шәһәр, юллар торышы, элемтә сыйфатын яхшыртуга үз өлешен кертә ала. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының “Халык контроле” бүлегендә проблема хакында мәгълүмат калдырып, фото яки видеофайл беркетергә, картада кирәкле урынны билгеләргә мөмкин. Моның өчен uslugi.tatarstan.ru порталында шәхси кабинет теркәү сорала. Монда ук башка кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен хуплап билге ясау мөмкинлеге дә бар.
Күрсәтелгән проблеманы чишү кайсы ведомствога йөкләнгән, нинди чаралар күрелгән – бу хакта порталда мәгълүмат бирелеп бара. Кулланучылар проблема чишелеше хакында гына түгел, эшнең нинди сыйфат белән башкарылуы белән дә танышып бара ала.