Узган айда республикада 3 мең кеше коммуналь хезмәтләр өчен 7 миллион сум акчаны uslugi.tatar.ru Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм информатлар аша түләде.
ТКХ өчен банк карталары ярдәмендә түләгәндә 1 процент комиссия алына, акчалата түләгәндә - 2 процент. Торак-коммуналь хезмәтләрен түләү өчен лицевой счет номерын һәм түләм суммасын кертергә кирәк. Порталда регистрация узган очракта бу биремнәр кабат кертелми. Шәхси кабинетта теркәлгән очракта шулай ук ай саен смс белән һәм шәхси кабинетта күпме түләм салынганын белеп торып була.
Монда ук фатир сигнализациясе өчен, Интернет, телевидение һәм телефон, электроэнергия, газ, җылылык өчен түләп, счетчиклар күрсәтүен язып була.
Бүгенгә республиканың 90 процент йорт хуҗалыгы (1,2 миллион) счетларын түли ала. Әгәр кирәкле идарәче компания исемлектә юк икән, аңа “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге”нә порталга беркетелү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк. Беркетелү бушлай.
Белешмә өчен: Коммерция банкларында ТКХ өчен түләү уртача 2 процент, “Почта России “ филиалларында шәһәрдә 1,18 процент, авылларда 2,5 процент тәшкил итә.