25 июльдә ИТ-парк Технопаркында “Мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә 2012 ел беренче яртыеллыгы йомгаклары һәм икенче яртыеллыкка бурычлар” темасына ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булачак.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры беренче урынбасары Юрий Багров, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина, ИТ-парк Технопаркы директоры Динар Насыйров катнашачак.
Киңәшмә ИТ-парк конференц-залында 10:00 сәгатьтә башлана. Адресы: Петербург урамы, 52 йорт. Аккредитация 264-72-75 телефоныннан яки gg@tatar.ru электрон почтасына язып 24 июльнең 18:00 сәгатенә кадәр бара.