Кичә Халыклар дуслыгы йортында татар телен иң яхшы белүчеләрне котладылар. Олимпиаданың җиңүчесе - 18 номерлы гимназия укучысы Булат Миңнемуллин. Тантаналы рәвештә аңа ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов планшетлы компьютер бүләк итте.
China Exim Bank экспорт-импорт банкының Санкт-Петербург вәкиллеге башлыгы Синҗ Бинҗ җитәкләгән делегациягә бүген ИТ-паркта булды.
“Татарстанның Югары Ослан районында яңа административ-территориаль берәмлек - Иннополис төзеләчәк”, - диде ТР Премьер-министр урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
Татарстанда бер-ике ай эчендә яңа буын 137 инфомат куелачак. 145 беренче буын инфоматы элекке режимда эшләвен дәвам итә. Шулай итеп Татарстанда инфоматлар саны ике тапкыр арта – 282 була.
“Телеком-2012”- Бөтендөнья күргәзмә-форумы элемтә һәм мәгълүмат-коммуникацияләр технологияләре өлкәсендәге күренекле чараларның берсе. Ул Дубайда Халыкара күргәзмәләр һәм конгресслар үзәгендә 14-18 октябрьдә уза.
Сезне “ИТ-укытучы 2012” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү церемониясенә чакырабыз.
“Основа Телеком” ААҖ директорлар советы әгъзасы Виталий Юсуфов белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Казан Дата-үзәге Россиядә биремнәр эшкәртү үзәкләре арасында (рус.ЦОД) бишенче булып Tier 3 сертификаты алды.Шуларның икесе бары милекчегә генә хезмәт итә һәм арендага бирелми. Бу Россия регионнары өчен гадәттән тыш күренеш, дип хәбәр итә ИТ-парк матбугат хезмәте.
Бүген, эшлекле визиты кысаларында, “Основа Телеком” ААҖ акционеры Виталий Юсуфов Казан ИТ-паркында булды. ”Основа Телеком” компаниясе Оборона министрлыгына буйсынучы “Воентелеком” катнашында төзелгән, Россиядә 2,3 ГГц диапазонында LTE челтәре үстерә.
uslugi.tatarstan.ru порталында 78 меңгә якын гаилә шәхси кабинетлары аша укучы балаларының билгеләрен көн саен карап бара. Моннан тыш портал яңа мөмкинлек ачты – укучының класс яки параллель буенча уртача билгесен чыгару, уку елы барышында уртача билге үзгәрешен график рәвешендә күзәтеп бару.