Бүген Мәскәүдә яңа дискуссия мәйданчыгы – “Ачык инновацияләр” Беренче халыкара форумы ачылды. Аның максаты – төрле илләр эшмәкәрләрен, хакимият, мәгариф һәм фән органнары вәкилләрен югары технологияләр өлкәсендәге дөньякүләм тенденцияләрне тикшерүгә берләштерү.
Бүген Казан ИТ-паркына эшлекле визит белән Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров килде. Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталында фатир сигнализациясенә техник хезмәт күрсәтү өчен түләргә була. Бу төр хезмәт ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының “Охрана” филиалы тарафыннан бирелде. 2011 елның 7 февралендә кабул ителгән “Полиция хакында” №3-ФЗ законы нигезендә милек саклауны дәүләт полициягә тапшырды.
Бүген Татарстанда күпбалалы ( өч яки аннан да күбрәк баласы булган) гаиләләрдән бушлай җир участогы алу өчен барлыгы 20 мең гариза алынды дип хәбәр итте ТР Җир һәм милек багланышлары министры беренче урынбасары Сергей Демидов.
Ведомствоара элемтә системасын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә гражданнарны кирәксез белешмәләр артыннан йөрүдән азат итүгә ирешү мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.
26 октябрьдә 15:00 сәгатьтә Татар-информ мәгълүмат агентлыгында ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән видеоконференция булачак. Темасы – республикада ведомствоара электрон багланышлар системасы эше.
Бүген “Коммерсантъ” газетасы Казан хакимияте элемтә операторларын һәм ШПД-провайдерларны йорт түбәләреннән һәм стеналарыннан телевидение һәм интернет чыбыкларын гына түгел, ә антенна-фидер җайланмаларын да – алар кәрәзле элемтә база станцияләре элементлары – алырга мәҗбүр итә, дип хәбәр итте.
Бүген Казан ИТ-паркында Германия, Норвегия һәм Франциядән килгән менеджерлар булды.
Нәкъ өч ел элек Россиядә беренче югары технологияләр өлкәсендә эшләүче технопарк ачылды.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов һәм ТР Премьер-министр урынбасары- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эшлекле очрашу уздырды.