Татарстанда күпбалалы гаиләләр җир алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша 2,4 мең гариза бирде

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстанда күпбалалы (өч яки аннан да күбрәк баласы булган) гаиләләрдән бушлай җир участогы алу өчен барлыгы 20 мең гариза алынды дип хәбәр итте ТР Җир һәм милек багланышлары министры беренче урынбасары  Сергей Демидов.

“Бирелгән барлык гаризаларның 12 проценты  uslugi.tatarstan.ru дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә алынды”, - диде ул.

Республикада күпбалалы гаиләләргә барлыгы 1000 гектардан артык мәйданда 10 меңнән артык җир кишәрлеге бүленеп бирелде. Татарстанда, шәһәр округларын санамаганда, исемлеккә кергән күпбалалы гаиләләрнең 70 проценты җир алды. “Калган муниципаль районнарга, бу процессны быел 1 декабрьгә төгәлләү йөзеннән, һәр гаилә белән аңлату эшләре алып барырга кирәк”, - дип азсызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International