Бүген “Коммерсантъ” газетасы Казан хакимияте элемтә операторларын һәм ШПД-провайдерларны йорт түбәләреннән һәм стеналарыннан телевидение һәм интернет чыбыкларын гына түгел, ә антенна-фидер җайланмаларын да – алар кәрәзле элемтә база станцияләре элементлары – алырга мәҗбүр итә, дип хәбәр итте. Казан шәһәре беренчеләрдән булып провайдерларның һәм операторларның йорт түбәләренә куелган инфраструктурасына каршы көрәшә башлады, хәзер бу тәҗрибә башка регионнарга да күчәргә мөмкин, дип язды газета.
“Коммерсантъ” сентябрь аенда операторларга Казан башкарма комитетының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә идарәсе юллаган Шәһәр төзекләндерүнең яңа кагыйдәләренә сылтама ясый.
“Сүз Казан шәһәре думасы 2012 елның июнь аенда №4-14 карары белән расланган Шәһәр төзекләндерү кагыйдәләре турында бара. Бу документның 73 нче пункты болай ди: “фасадларны, йорт түбәләрен, бина стеналарын һәм җиһазларын (морҗалар, вентиляция, күмәк антенналар, фронтоннар, козыреклар, ишекләр, тәрәзәләр) асылма элемтә линияләрен һәм һава-кабель тоташтыргычларын беркетү өчен куллану тыела”, - дип санап китте Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. – Бу кагыйдәләр асылма чыбыкларны антенналарга беркетергә ярамаганлыгы хакында. Норматив акт йорт түбәләреннән база станцияләрен һәм антенна-фидер җайланмаларын алуны таләп итми”.
“Яңа кагыйдәләр (30 нчы пункт) буенча төп фасадларда, почмак фасадларда, балконнарда һәм лоджияләрдә антенналар беркетелергә тиеш түгел. Бу очракта сүз шулай ук база станцияләрен һәм антенналарны алып ату турында бармый”, - дип аңлатты Роман Шәйхетдинов.
Республикада асылма элемтә линияләрен җир асты линияләренә алмаштыру процессы бара. 2012 ел ахырына, операторлар белән килешенгәнчә, 644 километр линия алыначак. Татарстанда барлыгы 3,5 мең километр асылма линия бар, күп өлеше – Казанда. Операторлар арасында иң күп асылма линия “Эр-Телеком”да һәм “ТВТ” (МТС) телерадиокомпаниясендә.