Россия экология министры Сергей Донской «Халык контроле» системасы белән танышты

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе

Бүген Казан ИТ-паркына эшлекле визит белән Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров килде. Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.

Сергей Донской ИТ-парк төзелеше тарихы, Бизнес-инкубаторга резидентлар сайлап алу үзенчәлекләре, дата-үзәк эшчәнлеге спецификасы белән танышты.

 “ГЛОНАСС +112”  космос аша хезмәт күрсәтү региональ үзәгендә кунакларга  “Дәүләт экология контроле”, “Санкцияләнмәгән урыннарда калдыклар ташлау урыннарын мониторинглау” һәм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системаларын тәкъдир ителде.

 “Халык контроле” системасы 2012 елның апрель аенда гамәлгә керде. Бу проект кысаларында республикада яшәүче һәркем теләсә кайсы проблема хакында хәбәр итә ала. Ул язмага шулай ук фото, видеофайл беркетеп була, билгеләнгән территорияне картада күрсәтеп була. Соңыннан бу мөрәҗәгать башкаручыга җибәрелә. Килгән заявканы шулай ук гражданнар хуплый ала һәм үзләренең комментарийларын язып калдыра ала. Шуннан соң башкаручы резолюция сала, һәм бу резолюция барлык теркәлгән кулланучыларга күренеп тора. Порталдан файдаланучылар кабул ителгән карарны да бәяли ала.

 “Халык контроле” 25 категория буенча мөрәҗәгать кабул итәргә мөмкинлек бирә, шуларның дүртесе экологиягә кагыла: чүп түгү, атмосфера һавасы , су кислотасы һәм санитария торышы.

 “Халык контроле – яхшы идея” , - дип бәяләде Сергей Донской.

РФ министры Казанга бүген килде. Эшлекле визиты кысаларында ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты һәм VII Бөтенроссия геологлар съездын ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International