Нәкъ өч ел элек Россиядә беренче югары технологияләр өлкәсендә эшләүче технопарк ачылды.
Шуннан бирле ИТ-парк Россиянең алдынгы мәгълүматлаштыру үзәгенә әйләнде. Россия һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге куйган максат – үз чыгымнарын каплау – технопарк эшли башлаганнан ике ел узгач ук үтәлде. 2011 елда 64 резидентның суммар кереме 2,9 миллиард сум булды, шуның 432 миллион сумы салым итеп түләнде. Шундый ук темплар сакланган очракта, ИТ-парк аңа тотылган 2,9 миллиард сум бюджеттан кергән дәүләт инвестицияләрен 2014 елга кире кайтарачак. Шулай итеп, чыгым каплау вакыты 5 ел булачак.
“Артка карасак, бу өч ел җиңүләр һәм казанышлар елы булды, дип әйтә алабыз. Без үткән юл - ярым буш технопарк бинасыннан бүгенге югары эффектлы оешмага кадәр”, - диде үзенең комментариенда ИТ-парк директоры Динар Насыйров. – ИТ-парк резидентлары җитештергән продуктлар бөтен дөньяда үтемле. Безнең хезмәт Россиядә дә югары бәя алды – РФ элемтә министрлыгы версиясе буенча, ике ел рәттән без Россиянең иң яхшы технопаркы дип саналабыз.”
“Шунысы куанычлы, яшь белгечләр өчен ИТ-парк иң кулай эш урыны булып тора. Хезмәткәрләрнең уртача яше – 27 яшь. Уртача хезмәт хакы монда Татарстан буенча билгеләнгән уртача хезмәт хакыннан 1, 5 тапкыр артык”, - диде Динар Насыйров.
Бүген ИТ-парк Россиянең иң алга киткән предприятиеләре сафында. Бер хезмәткәр елына 1,8 миллион сумлык продукт җитештерә.
Казан ИТ-парк хезмәткәрләрен һәм резидентларын ИТ-парк туган көне белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!