26 октябрьдә 15:00 сәгатьтә Татар-информ мәгълүмат агентлыгында ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән видеоконференция булачак. Темасы – республикада ведомствоара электрон багланышлар системасы эше.
Сорауларны gg@tatar.ru электрон почтасына яисә 222-0-999 телефонына бирергә була.
Ведомствоара электрон багланышлар системасы (рус.СМЭВ) Татарстанда 2012 елның 1 июлендә эшли башлады. Бу система федераль, региональ һәм җирле хакимият органнарына дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен кирәк булган мәгълүмат алмашырга мөмкинлек бирә. “Бер тәрәзә” принцибында эшли – гражданнар кирәкле ведомствога мөрәҗәгать итү белән, башка дәүләт органнарыннан кирәк булган мәгълүмат шул ведомство хезмәткәрләре тарафыннан мөстәкыйль рәвештә туплана.