Бүген Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов һәм ТР Премьер-министр урынбасары- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эшлекле очрашу уздырды.
Җитәкчеләр регионда ИТ-технологияләр үсеше мәсьәләләрен тикшерде. Роман Шәйхетдинов билгеләп киткәнчә, мәгълүматлаштыру технологияләре җәелдерү буенча Татарстан Россиядә беренче бишлеккә керә. “”Ачык хөкүмәт проекты буенча зур эш барды. Татарстанда яшәүчеләр төрле хезмәтләр күрсәтүче портал мөмкинлекләрен киң файдалана. Мәсәлән, күп төрле түләмнәр Интернет аша уза. Шулай ук 2013 ел Универсиадасына әзерлеккә һәм шәхси биремнәр саклау буенча федераль законны үтәүгә зур игътибар бирелә”, - диде вице-премьер.
Очрашуда “Иннополис” инновацион шәһәр төзелеше мәсьләләре дә каралды. Фаразланганча, “Иннополис” Татарстанга 100-120 миллирад сум инвестиция җәлеп итәчәк.
Бу шәһәр Казан янында, Татарстаннның бик матур җирендә булачак һәм ул барлык кирәкле коммуникацияләр һәм заманча инфраструктура белән тәэмин ителәчәк.
1200 гектар мәйданда урнашачак шәһәр 155 мең кешегә исәпләнгән, шулар арасында 60 мең ИТ-белгеч булачак. Проект ИТ-өлкә үсешенә яңа импульс бирәчәк. Максат – Татарстанда ВРП ның ИТ-секторы өлешен чит илләр баскычына күтәрү – ягъни валовый продуктның 7-10 процентына җиткерү. Хәзер бу күрсәткеч – 3,5 процент.
“Идел буе федераль округы һәм гомумән Россия буенча, Татарстан күп өлкәләрдә алдынгы позицияләрдә тора. Мәгълүматлаштыру технологияләре – киләчәк. Шуңа күрә яңадан-яңа мөмкинлекләр табарга, гражданнарның тормышын яхшыртуга һәм бюджет акчаларын экономияләүгә юнәлдерелгән проектлар кертергә кирәк. Үз чиратында РФ Президенты Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппараты инновацион үсеш мәсьәләләрендә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк”, - диде Рөстәм Идрисов очрашуны йомгаклап.