Бүген Мәскәүдә яңа дискуссия мәйданчыгы – “Ачык инновацияләр” Беренче халыкара форумы ачылды. Аның максаты – төрле илләр эшмәкәрләрен, хакимият, мәгариф һәм фән органнары вәкилләрен югары технологияләр өлкәсендәге дөньякүләм тенденцияләрне тикшерүгә берләштерү.
Форумны оештыручылар – Россиянең әйдәп баручы институтлары – “РОСНАНО” ААҖ, “Сколково” фонды, “РВК” ААҖ, Внешэкономбанк, фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләр үстерүгә ярдәм фонды, Россия Федерациясе хөкүмәте ярдәмендә Мәскәү хөкүмәте.
Форумның интеллектуаль партнерларының берсе - Карнеги-Меллон (Carnegie Mellon University, CMU) университеты, аның белән Татарстан хөкүмәте быел сентябрь аенда махсус меморандум имзалаган иде. Карнеги - Меллон Россия Федерациясендә халыкара уку-укыту үзәге төзү буенча Татарстан партнеры булачак. Бу үзәктә ел саен 5 мең ИТ- белгеч белем алачак.
Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә килгән делегация катнаша. Рөстәм Миңнеханов белән ТР Премьер-министр урынбасары -Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “Инновацион бизнеста региональ үзенчәлекләр” дискуссиясендә катнаша.
Түгәрәк өстәлдә ктанашучылар яңа проектлар җәелдерү өчен инновацион компанияләр нинди критерияләр билгеләве, региональ хакимият тарафыннан территория инвестицияләр җәлеп итү өчен эшләнәсе эшләр хакында сөйләшәчәк.
www.forinnovations.org сайтында форум турыдан туры трансляцияләнәчәк.
Форум программасында Россиядә һәм дөньяда инновацияләр үсеше аспектларына багышланган түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр һәм диспутлар панеле каралган.
Чараларда барлыгы 300 эксперт, 4 меңнән артык бизнес, дәүләти һәм фәнни даирәләр вәкилләре катнашты.
Форум барган көннәрдә Open Innovations Expo – Россиядә югары технологияләргә багышланган беренче халыкара күргәзмә оештырыла. Анда 15 илдән 350 компания катнаша.