ТР Дәүләт хезмәтләре порталында фатир сигнализациясенә техник хезмәт күрсәтү өчен түләргә була. Бу төр хезмәт ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының “Охрана” филиалы тарафыннан бирелде. 2011 елның 7 февралендә кабул ителгән “Полиция хакында” №3-ФЗ законы нигезендә милек саклауны дәүләт полициягә тапшырды.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы фатир басу очраклары ешаю турында хәбәр итте. Быел 9 ай эчендә республикада 865 җинаять (милек урлау һәм фатирлар ишеген җимереп керү) теркәлгә, шуларның яртысыннан артыгы гына ачылган.
Портал аша сигнализациягә түләү өчен квитанциянең өстәге уң почмагында язылган лицевой счет номерын күрсәтергә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: 291-35-56 (дежур бүлек).